16+

Минималь хезмәт хакын 20000гә җиткерүдән баш тарттылар

Дәүләт Думасы, ЛДПР фракциясе тәкъдим иткән закон проектын кире кагып, минималь хезмәт хакын 20 мең сумга кадәр арттырудан (хәзер – 16 242 сум) баш тартты.

Дәүләт Думасы, ЛДПР фракциясе тәкъдим иткән закон проектын кире кагып, минималь хезмәт хакын 20 мең сумга кадәр арттырудан (хәзер – 16 242 сум) баш тартты.

«Бу да аз, инфляция үсә», – дип билгеләп үтте ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары, социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов. «Российская газета» шул турыда яза.

Әмма, тулаем алганда, профильле комитет каршы чыкты, чөнки закон кабул итү 1,1 триллион сум акча бүлеп бирүне таләп итәчәк.

2022 ел белән чагыштырганда хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) быел 6,3 процентка артты. Минималь хезмәт хакының артуы эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменең үсеш темпына бәйле һәм ул 2023 елда бу күрсәткечтән 4 процентка артып китәчәк.

Реклама

Россия Президенты Владимир Путин бүген минималь хезмәт хакын һәм халыкның реаль керемнәренә йогынты ясый торган башка түләүләрне индексацияләүнең инфляциядән югарырак булырга тиешлеген белдерде. Росстат хәбәр иткәнчә, 2022 елның декабрендә инфляция, еллык күрсәткечтән чыгып караганда, 11,94 процент тәшкил иткән.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading