16+

«Мисс Татарстан» конкурсында катнашкан кыз һәлак булган

Сабина ачык йөзле һәм дустанә булуы белән аерылып торган.

Сабина ачык йөзле һәм дустанә булуы белән аерылып торган.

Казанда "Мисс Татарстан - 2023" конкурсында катнашучы 23 яшьлек модель Сабина Сагаутдинова һәлак булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул 14 нче каттан тәрәзәдән егылып төшкән. Фаҗига нечкәлекләрен якыннар ачмый. Кызны 18 сентябрьдә әтисе янында җирләгәннәре генә билгеле. Сабина ачык йөзле һәм дустанә булуы белән аерылып торган. Танышлары аның турында бары тик яхшы яктан гына искә ала, күпләр әле дә кызның тормышы бик иртә өзелгәнлегенә ышана алмый һәм үлеменең сәбәбен ачыклау өчен җентекләп тикшерү үткәрүләрен үтенәләр.
kazan.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading