Бер хатын-кыз һәлак булган.
Каирдан Хургадага барганда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Россия туристы һәлак булган. Авария Мисыр башкаласыннан якынча 100 км ераклыкта килеп чыккан.
Экскурсиядән кайтып баручы россиялеләр утырган микроавтобуска зур тизлектә килүче җиңел автомобиль килеп бәрелгән.
Тугыз турист төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, аларга җирле хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр.
Һәлак булган россияле Мисырда ире һәм баласы белән ял иткән, дип хәбәр итә ТАСС.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар