16+

Мәктәпләрдә яңа фән барлыкка киләчәк

Россия Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртергә тәкъдим иткән иде.

Россия Мәгариф министрлыгы тормыш иминлеге нигезләрен (ОБЖ) «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртергә тәкъдим иткән иде.

Укучылар яңартылган фән белән 2024 елның 1 сентябреннән үк таныша алачак. 

Дәүләт Думасы депутатлары да "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип үзгәртү өлешендә  «Россия Федерацииясендә мәгариф турында»гы 273 нче канунга үзгәрешләр кертүне хуплаган. Пленар утырышта депутатлар бу дисциплинаның исемен үзгәртү турында төзәтмә кабул итү өчен тавыш бирде. Яңа фән "Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау" дип аталачак.

ОБЖның яңа курсына башлангыч хәрби әзерлек элементлары белән сафта йөрү, хәрби сәламләү, кораллар, шул исәптән Калашников автоматын, Ф-1 һәм РГД-5 гранаталарын өйрәнү, шулай ук заманча укчы сугышындагы гамәлләрне һәм шәхси саклану күнекмәләрен кертергә җыеналар. Моннан тыш, яңа уку модулен махсус хәрби операциядә катнашучылар да укыта алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading