16+

Мобилизацияләнгән егет ялга кайткач өйләнгән

Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнгән, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы. Яшьләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлаган.

Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнгән, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы. Яшьләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлаган.

13 июнь көнне Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә махсус хәрби операциядә катнашучы Динар һәм аның сөйгәне Снежана никахларын теркәгән. Динар  2 атналык ялга кайткан икән.

Кияү 2022 елның көзендә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган. Һәм менә берничә айдан соң алар кавышып, хыялларын тормышка ашыра.

Яшьләрнең никахлашу тантанасында якыннары гына булды. Яшь гаиләне котлар өчен Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та килгән. Ул яшьләргә бәхет һәм тиз арада бергә булуларын теләде. Төп гаилә документын һәм бүләкләр тапшырды.

 Динар тиздән яңадан хезмәткә юл тотачак. Яшьләр үзләре билгеләп үткәнчә, әлеге мизгелләр аларның күңелләрен озак вакыт җылытып, тиз арада очрашуга өмет биреп торачак.

- Иң мөһиме-ышаныч, - диләр алар

Чыганак: Туган як
Чүпрәледә махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрби өйләнде

Туй Фото Гөлия Фәизова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading