16+

Мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин? Дәүләт Думасы аңлатма бирә

Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны илнең оборона предприятиеләрендә җитештерү киңәйтелгән очракта гына игълан ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Саклану комитеты әгъзасы Андрей Гурулев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Өлешчә мобилизация бөтенләй башка параметрларга – безнең сәнәгатьнең бүгенге көндә хәрби бурычларны үти торган берләшмәне тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле», - дип искәртте отставкадагы генерал-лейтенант.

«Бүген безнең сәнәгать махсус хәрби операция зонасындагы берләшмәне тәэмин итәргә сәләтле. Масштаблар арткан очракта, бу мәсьәлә каралырга мөмкин», - дип өстәде Гурулев.

Отставкадагы хәрби җитәкче контрактчыларны хәрби хезмәткә туплауны бүгенге көндәге төп бурыч дип атады. «Бүгенге көндә 150 меңгә якын кеше тупланган инде, бу – бер атна элеккеге мәгълүматлар», - диде ул.

Чыганак: "Татар Информ"

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading