16+

Морг хезмәткәрләрен мәет юарга өйрәтәчәкләр

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала.

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан моргларында мәетне Ислам кануннарына туры китереп, дөрес итеп юуны тәртипкә салу мәсьәләсе карала.

Бу уңайдан нәзарәтнең мәетләр җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Миңгәрәев ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы башлыгы Марат Тимерҗанов белән очрашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Очрашуда сүз моргларда мәетләрне дөрес итеп юу, мәчетләр һәм морглар хезмәткәрләре өчен махсус курслар оештыру турында барды. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылучы бу курсларга Республика суд-медицина экспертизасы бюросы базасында моргларда хезмәт куючы санитарлар һәм мәхәлләләрдә мәетне юучы ир-атлар һәм хатын-кызлар, ритуаль хезмәтләр бирүче фирмалар эшчеләре, мәчет хезмәткәрләре чакырылачак.

Моннан тыш, очрашуда алар өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангыч медицина белеме бирүче курслар оештыру мөмкинлеге дә каралды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading