16+

Мөселман эшмәкәрләре мохтаҗларга зәкят өләшә

Бу көннәрдә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан мөфтияте «Зәкят» хәйрия фондына зәкәт итеп җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр тапшыра.

Бу көннәрдә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстан мөфтияте «Зәкят» хәйрия фондына зәкәт итеп җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр тапшыра.

Теплицадан яңа гына җыеп алынган 17 тартма помидорны (барлыгы 90 килога якын) Гашурә көнен олуглап, Яшел үзән районында урнашкан “Тат.Ягода” эко-фермасы җитәкчесе, Ассоциация президенты Айдар Шаһимәрданов үз уңышыннан чыгарып бүлеп бирде.

Яшелчәне “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре аерым пакетларга тутырып һәм вируслы инфекцияләргә каршы тору чараларын күреп, көн дәвамында  мохтаҗларга таратты. Күчтәнәч белән Казан шәһәренең караучысыз калган өлкән яшьтәге кешеләре, ялгыз әниләр, мохтаҗ, күпбалалы, азкеремле, инвалид балалар тәрбияләүче 15 азкеремле гаилә тәэмин ителде. Бүген шушы хәйрия чарасы кысаларында тагын 15 гаиләне шатландыру көтелә. Моннан тыш, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан зәкят буларак "Зәкят" фонды мохтаҗларын һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллимнәрен һәм шәкертләрен өстәп тагын 300 кг бакча җиләге белән тәэмин итәчәк.

- Әлеге саваплы эшне оештырган, мохтаҗларның хәлен белеп, безне сөендергән һәр кешегә Аллаһның рәхмәтләре булсын! – дип теләкләрен җиткерде фондка килеп гошер сәдакасын алучылар.

Зәкят ул – мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мохтаҗлар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака һәм исламның биш баганаларының берсе. Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм нисабы булган һәр мөэмин-мөселман мөлкәтеннән бүлеп чыгарып зәкят түләргә тиеш.

Хәйрия чарасы агымдагы елның май аенда Татарстан мөфтияте һәм “РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе”нең Хәйрия фонды арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү нигезендә тормышка ашырыла. Киләсе атнага “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр бакча җиләге белән сыйланачак.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading