16+

"Мәскәүдә калырга куркам": Галәвиев ни өчен Казанга кайтырга тели?

Билгеле булганча, җинаятьче бүгенге көндә Мәскәү төрмәсендә утыра.

Билгеле булганча, җинаятьче бүгенге көндә Мәскәү төрмәсендә утыра.

Казанның 175 гимназиясендә фаҗига китереп чыгарган Илназ Галәвиев кире туган шәһәренә кайтаруларын тели икән. Янәсе анда аны яхшы ашатканнар. Бу хакта "МК"га сылтама белән "Татарстан" ДТРКсе сайты хәбәр итә.

"Мин туган шәһәремә кайтырга телим. Мәскәүдә калырга куркам. Казан изоляторында, "Бутырка" белән чагыштырганда, тәмлерәк ашаталар. Казандагы изолятор хисабында минем акчалар бар иде (туганнар салдылар). Төрмә ларегында шоколад һәм конфетлар алу мөмкинлеге бар иде. Обедка бирәләр иде аларны", дигән Галәвиев.

Реклама

Билгеле булганча, җинаятьче бүгенге көндә Мәскәү төрмәсендә утыра. Анда ул психиатрия экспертизасы узарга җибәрелде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading