16+

Мәскәүгә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән

24 июль иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Собянин сүзләренчә, аларның икесе торак булмаган биналарга эләккән.

24 июль иртәсендә Мәскәүгә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән. Шәһәр мэры Собянин сүзләренчә, аларның икесе торак булмаган биналарга эләккән.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер урында ашыгыч хезмәтләр эшли, Лихачев һәм Комсомол проспектлары йөрү өчен ябылган.

Радиоэлектрон көрәш чаралары белән ике Украин БПЛАсы бәреп төшерелгән. Киев режимының террорлык һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

Шулай ук төнлә пилотсыз аппарат Кырымның хәрби припаслар складына һөҗүм иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча шартлау Джанкой районында булган. Сергей Аксенов сүзләренчә, ПВО көчләре бер төн эчендә 11 Украин пилотсыз очкычын бәреп төшергән. 

Һөҗүмнән соң Джанкой районында тимер юлы һәм автомобиль трассасы буенча хәрәкәт итү туктатылган. Якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләрне (5 км радиуста) эвакуациялиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading