Лантрова фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге банкноталарда түбәндәге шәһәрләр сурәтләнергә мөмкин: 50 сум - Соледар, 100 сум - Артемовск, 200 сум - Работино, 500 сум - Луганск, 1 000 сум - Донецк, 2 000 сум - Авдеевка, 5 000 сум - Мариуполь.
Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты башлыгы беренче урынбасары Яна Лантратова Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллинага яңартылган Россия банкноталарына һәм тәңкәләренә Украинада һәлак булган махсус операция геройлары һәм МХО барышында азат ителгән шәһәрләр сурәтләрен ясау тәкъдиме белән хат юллаган.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
- Азат ителгән шәһәрләр һәм МХОда һәлак булган геройлар турындагы истәлекне үзебезнең банкноталарда һәм тәңкәләрдә беркетергә тәкъдим ителә. Аларның чикләнгән сериядә чыгарыла торган “истәлекле” түгел, ә массакүләм, илебезнең барлык халкы тарафыннан киң кулланыла торган булуы мөһим. Шул очракта гына һәлак булган геройлар турындагы истәлекне мәңгеләштерү һәм Россия яшьләрен тәрбияләү бурычлары хәл ителәчәк, - диелә хатта.
Элегрәк регулятор 2021-2025 елларда 10, 50, 100, 500, 1 000 һәм 5 000 сум номиналлы банкнотларның дизайнын яңарту эше дәвам ителәчәген хәбәр иткән иде. Лантратова сүзләренчә, акча купюраларын яңартуның гамәлдәге планы махсус хәрби операция башланганчы эшләнгән.
Лантрова фикеренчә, төрле дәрәҗәдәге банкноталарда түбәндәге шәһәрләр сурәтләнергә мөмкин: 50 сум - Соледар, 100 сум - Артемовск, 200 сум - Работино, 500 сум - Луганск, 1 000 сум - Донецк, 2 000 сум - Авдеевка, 5 000 сум - Мариуполь. "5 һәм 10 сумлык тәңкәләрнең аверсында батырлыклары өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган МХО катнашучыларының портретларын төшерергә тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар