16+

Ноябрьдә хезмәт хакы арта. Кемнәрнеке?

Мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау һәм икътисадның башка секторлары өлкәсендә гамәлгә куючылар дәүләт-федераль хакимият булган бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен дә көтә бу күңелле яңалык.

Мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау һәм икътисадның башка секторлары өлкәсендә гамәлгә куючылар дәүләт-федераль хакимият булган бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен дә көтә бу күңелле яңалык.

Ноябрьдә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм дәүләт хезмәткәрләре 5,5 процентка индексацияләнгән хезмәт хакын алачак. Бу хакта "Российская газета"га Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов хәбәр иткән. Ул билгеләп үткәнчә, миллионлаган Россия гаиләләре керемнәрнең артуын тояак, кулланучылар бәяләре үсеше шартларында реаль сатып алу мөмкинлеген саклау өчен бу бик мөһим. 
Ноябрь аенда октябрь аена арттырылган хезмәт хакларын федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук федераль дәүләт органнары һәм хәрби частьларның гражданлык персоналы хезмәткәрләре алачак. Хезмәт хакы арттырылган кешеләр арасында федераль министрлыкларның, хезмәтләрнең һәм агентлыкларның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре – белгечтән алып министр урынбасарларына, хезмәт һәм агентлык җитәкчеләренә кадәр. Алар 600 меңгә якын кеше.
Югары хезмәт хаклары алучылар арасында шулай ук суд, фонд, бюджеттан финанслар алучы автоном оешмалар хезмәткәрләре дә бар. "Тулаем алганда, беренче һәм икенче категорияләр 1,3 миллион кешене тәшкил итә" дип ачыклык кертә Сафонов.
Мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау һәм икътисадның башка секторлары өлкәсендә гамәлгә куючылар дәүләт-федераль хакимият булган бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен дә көтә бу күңелле яңалык. Гомумән, индексация 2 миллионнан артык кешегә кагыла. Оборона министрлыгы системасында административ-хуҗалык аппараты хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 10 процентка индексацияләнгән. Ә техник-инженерлык составы хезмәткәрләре 15 процент өстәмә ала. Оборона министрлыгының медицина белгечләре – 20 проценка.

Реклама

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э пенсия?

    Мөһим

    loading