Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында җиңел машина батып калган.
Бәлага юлыккан машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре күреп алган.
Машина эчендә балигъ булмаган өч балалы гаилә булган. Гаилә башлыгы сөйләвенчә, аларның Башкортстанга өйләренә кайтып барышы булган. Ләкин буран аркасында машина юлдан тайпылып батып калган.
Юхиди хезмәткәрләре үтеп баручы махсус техниканы туктаткан һәм аның ярдәме белән машинаны юлга чыгарганнар.
0
Комментарийлар