16+

Өеннән чыкмыйча гына алдарларга 1,5 млн сум акча күчергән

Чаллыда слесарь булып эшләүче иргә Мәскәү һәм Курган өлкәсендә теркәлгән номерлар буенча шалтыраталар.

Чаллыда слесарь булып эшләүче иргә Мәскәү һәм Курган өлкәсендә теркәлгән номерлар буенча шалтыраталар.

Даими рәвештә кисәтүләргә карамастан, Татарстан халкы алдап талаучыларга акча күчерүне дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә була бу. 39 яшьлек слесарь-операторга үзләрен банк хезмәткәрләре дип атаган алдакчылар 18 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр шалтыратып тәмам ышандырып бетерә. Янәсе, картадагы акчагызны кемдер күчерергә тели, тиз арада аны ышанычлы счетка күчерергә кирәк. Гипноз тәэсир иткәнме, тәмам ышанган бу ир алдакчыларга. Таныш булмаган счетка булган бар акчасын — 1 млн 550 мең сум күчергән. Инде акчаның килеп җиткәнме, юкмы икәнен белергә тырышкач, консультантларның телефоннары сүндерелгән була. Бу факт буенча Россия Җинаятьләр Кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading