16+

Олег Морозов яшьләр белән очрашты

9 сентябрь көнне Татарстан сенаторы Олег Морозов "Сәләт" яшьләр үзәгендә республиканың яшь иҗтимгый оешмалары белән очрашты.

Олег Морозов яшьләр белән очрашты

9 сентябрь көнне Татарстан сенаторы Олег Морозов "Сәләт" яшьләр үзәгендә республиканың яшь иҗтимгый оешмалары белән очрашты.

- Татарстанга кайткан саен безнең яшьләрнең активлыгына сокланып туя алмыйм. Аларның тырышлыгы сәясәт һәм эшмәкәрлелекне үстерә. Республика хакимияте яшьләргә һәр яклап ярдәм итә. Бу бик дөрес һәм перспективалы юл. Чөнки иртәгә бу яшьләр республика җитәкчелеге штурвалы артында утыра. Бу идарә нәтиҗәле булсын өчен яшьләргә белем бирергә, тәҗрибә җыярга ярдәм итәргә кирәк. Татарстанда моны аңлыйлар, - диде ул.

Сенаторга үз проекларын "Кадрлар резервы" активистлары да күрсәтте. Федераль сәясәтче фикере аларга киләчәктә эшләргә яңа юнәлеш бирде.

Фото: selet.biz

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading