Бу хакта Татарстанның Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Бүгенге көндә фатирлары зыян күргән гаиләләргә вакытлыча торак бирелде. 10 гаилә Яшел Үзән шәһәрендәге маневр фонды фатирларында урнашкан. Тагын бер гаилә фатир арендалап яши, бу чыгымнар шулай ук каплана. Һәр гаиләгә 30 мең сум күләмендә матди ярдәм түләнгән,-дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Администрациядә хәбәр итүләренчә, җимерелгән йортта яшәүчеләр күченгән барлык фатирларга җиһазлар китерелгән, сантехника җайга салынган яки алыштырылган, беренчел кирәк-яраклар бирелгән. Кайбер очракларда белгечләр ремонт эшләре үткәргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар