16+

Өйдә тавыш бирүчеләр ашыгыгыз: гаризалар 14.00 гә кадәр кабул ителә!

Сайлаучыларның 10 проценты диярлек өйдә сайлау мөмкинлегеннән файдаланырга ниятли.

Сайлаучыларның 10 проценты диярлек өйдә сайлау мөмкинлегеннән файдаланырга ниятли.

Бүген,19 сентябрь — Бердәм сайлау көнне 14.00 гә кадәр өйдә тавыш бирү өчен заявка юлларга мөмкин. Моны сайлау комиссиясенә язма рәвештә гариза биреп тә, телефон аша шалтыратып та башкарырга була.

Беренче ике көн нәтиҗәләре буенча, өйләрдә тавыш бирүгә ихтыяҗ зур икән.

“Пандемия үзгәрешләрен кертә. Якынча 10 процент сайлаучы өйләрендә тавыш бирә”, - дип белдерде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау бара. Бүген сайлауларның соңгы көне. Беренче ике көндә татарстанлыларның 57 проценттан артыгы тавышларын бирергә өлгергән иде. 

Сүз уңаеннан, ил башлыгы Владимир Путин, үзизоляциягә китү сәбәпле, шулай ук читтән торып тавыш биргән иде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading