16+

"Озын озак балачак" спектакле бөтенләй башкача ачылачак

Грозный шәһәрендә үтәчәк Ботенроссия милли театрлар фестивалендә безнекеләр дә катнашачак.

Грозный шәһәрендә үтәчәк Ботенроссия милли театрлар фестивалендә безнекеләр дә катнашачак.

?11-19 нчы сентябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда "Федерация" @federationfest дип исемләнгән III Бөтенроссия милли театрлар фестивале узачак.

Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында Россиянең 12 төбәгеннән 14 спектакль күрсәтеләчәк.

?Шул исәптән, 14 нче сентябрьдә М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә безнең театрыбыз Мостай Кәрим повесте буенча куелган “Озын-озак балачак” спектаклен тәкъдим итәчәк.

Режиссёр Илсур Казакбаев классик әсәрне бөтенләй яңа, гадәти булмаган яктан ача.

Спектакльнең төп герое Кендек - узган гасыр яшәеше белән бүгенге тамашачылар арасындагы күпер. Аның истәлекләре кинопленка кадрлары сыман бер-берсен алыштырып, кайчандыр яшәгән кешеләрнең эчке дөньяларын яктырта. Сәхнәдә язмышлар, тарихлар, чор үзгәрә...

Спектакль "Культура малой Родины" федераль партия программасы кысаларында куелды. @er_tatarstan

#кариевтеатры #театркариева #кариев_33_сезон #фестиваль #грозный #культурамалойродины_татарстан #культурамалойродины #театрымалыхгородов #театрыдетям #культурамалойродинытатарстан #театрымалыхгородовтатарстан #театрыдетямтатарстан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading