Гаризаны 1 ноябрьгә кадәр язарга кирәк.
Сүз мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган акча турында бара. Бала да, аның ата-анасы да Россия гражданнары булырга тиеш. Балага 6 яшь 1 сентябрьгә кадәр туларга тиеш. Акчаны опекуннар һәм тәрбиягә алган әти-әниләр дә ала. Пенсия фондында кисәтүләренчә, пособие җәй көне алмаучыларга бирелә. Ул банк картасына күчерелә.
0
Комментарийлар