Май бәйрәмнәрен Россия Президенты Владимир Путин эшләп үткәрәчәк. Дәүләт башлыгының планнары турында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, аны ТАСС китерә.
Скопировать ссылку
Май бәйрәмнәрен Россия Президенты Владимир Путин эшләп үткәрәчәк. Дәүләт башлыгының планнары турында Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, аны ТАСС китерә.
"Әлбәттә, президентның бу эш көннәре булачак. Ниндидер зур чаралар планлаштырылмаган ", – диде Песков.
Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе сүзләренчә, Кремль Путинның ай башында планлаштырылган очрашуларының бер өлеше турында хәбәр итәчәк.
Ил халкын ике кыска эш атнасы көтә. 1 гыйнвар шимбәсеннән ял көне 3 майга күчерелгән, ә 2 гыйнвардагы ял көне – сишәмбе 10 майга. Шул рәвешле, россиялеләр 30 апрельдән 3 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр ял итәчәк.
Комментарийлар