Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдергән.
Скопировать ссылку

Еникеев Артур Ринатович - 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре белән Мариин сырхауханәсенә китерелгән булган.
Террор акты вакытында тәне пешкән Чаллы кызы Стужина Анна Сергеевна әлегә сырхауханәдә дәвалана. Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, аңа апасы ярдәм күрсәтә.
Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Яр Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентканың Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып ачыкланган.
Комментарийлар