16+

Петербургта полиция бүлегендә сугышкан өч полицейскийны эштән алганнар

Василеостровск районы полиция бүлегендә ЮХИДИ инспекторы белән оператив хезмәткәр булып эшләүче кыз арасында низаг чыга.

Василеостровск районы полиция бүлегендә ЮХИДИ инспекторы белән оператив хезмәткәр булып эшләүче кыз арасында низаг чыга.

Бу хакта РБК басмасы хәбәр итә.
"Тикшерү вакытында видеоязма өйрәнелде, өч полиция хезмәткәренең гамәлләре эчке эшләр органнары хезмәткәре исеменә туры килмәве ачыкланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе җитәкчелеге әлеге хезмәткәрләрне эштән алу турында карар кабул итте ", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

1 февральгә каршы төндә ике юл-патруль хезмәте хезмәткәре һәм оператив хезмәткәр булып эшләүче кыз арасында низаг килеп чыга. Тикшерүчеләр версиясе буенча, юл-патруль хезмәткәрләре кызны төртеп җибәрәләр. Кыз егылган, башы һәм аркасы белән стенага килеп бәрелгән. Шуннан соң ЮХИДИ хезмәткәрләренең берсе аны йөзе белән идәнгә аударган һәм кулын богаулап алган. Зыян күрүченең сул җилкә сөяге сынган.

Һөҗүм итүчегә карата Җинаять кодексының 286 маддәсенең 3 нче пунктында (вазыйфаи вәкаләтләрне арттыру) каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган. Ул кулга алынган.
"Фонтанка" басмасы язганча, полиция хезмәткәрләре арасындагы низаг полиция бүлеге янындагы мәйданчыкта машина кую аркасында килеп чыккан. Алена Юдина ЮХИДИ хезмәткәрләре Дмитрий Перенюкка һәм Александр Колесниковка кисәтү ясаган, менә шуннан соң сүз куерту зур тавышка барып җиткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading