КХЛда тиздән икенче этап – плей-офф уеннары башланачак. «Ак Барс» узган турда үз бозында «Металлург»ны җиңеп, «Авангард» командасын узып китте.
Көнчыгыш конференциясенең җиңүчесе инде билгеле – ул Екатеринбургның «Автомобилист»ы, плей-оффта аның көндәше «Трактор» яки «Сибирь» булачак. Икенче урында Астананың «Барыс»ы бара. Ә өченче урын өчен көрәш бик кызу булачак. Өченче баскычны биләүче команда «Салават Юлаев» белән көч сынашачак. «Ак Барс» өченче булганда, быел кабат «яшел дерби»ны күрә алачакбыз.
Шул ук конференциядә соңгы урында баручы «Амур» рейтинг өчен көрәшүен дәвам итә. Әлеге команданың плей-оффка чыга алмаганы инде билгеле, әмма аның КХЛда калу теләге зур. Ә моның өчен КХЛның бер шарты буенча, рейтингны күтәрергә кирәк. Гомуми турнир таблицасында 20нче урынга чыга алганда, Хабаровск киләсе сезонда да КХЛда чыгыш ясый алачак. Шунлыктан калган соңгы ике уен алар өчен бик җитди.
Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы 52 очко белән Көнчыгыш конференциясендә 10нчы урында бара, запаста бер уен булуга карамастан, ул быелгы плей-оффка эләгә алмый. Сигезенче баскычта баручы «Трактор»ның 58 очкосы һәм аның әле тагын ике уен уздырасы бар.
Комментарийлар