Шәхси хәрби компания (ЧВК) вәкилләренең хокуклары торгызылырга тиеш.
Скопировать ссылку
Шәхси хәрби компания (ЧВК) вәкилләренең хокуклары торгызылырга тиеш.
Бу сугышчылар, барлык сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар кебек үк, ярдәм һәм ташламалардан файдаланырга тиеш, диде Владимир Путин, 14 декабрьдә ел йомгакларын ясап.
Турыдан-туры линия барышында Путинга махсус хәрби операциядә катнашучы мөрәҗәгать итте. Ул ЧВК белән контракт төзүен, махсус хәрби операция зонасында ярты ел хезмәт итүен белдерде. Ә хәрби комиссариат аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирүдән баш тарта икән.
Путин мондый проблеманың барлыгына ризалашты, ул Россия Оборона министрлыгы җибәргән кайбер хилафлыклар белән бәйле булуын билгеләп үтте. "Проблема нәрсәдә? Россиядә юридик яктан шәхси хәрби компанияләр булмавында, алар закон тарафыннан каралмаган, бу проблема", - диде Путин.
Комментарийлар