16+

Путин дүрт татарстанлыны «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләде

Бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче (яки тәрбиягә алучы) гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта мондый гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балаларының физик, рухи һәм әхлакый яктан үсеше турында кайгыртырга, гаилә институтын ныгытуда башкаларга үрнәк булырга тиеш. 

Россия Президенты дүрт татарстанлыга РФ Дәүләт бүләкләре тапшырды. Тиешле указ имзаланган инде.

Реклама

Гөлназ Гыйләҗева, Мансур Гыйльмурадов, Лилия Гыйльмуродова, Айдар Фәретдинов бу таләпләрнең барысына да туры килә һәм алар «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнгән.
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading