Президент Владимир Путин Гана һәм Эритреяда илчеләр билгеләде.
Скопировать ссылку
Президент Владимир Путин Гана һәм Эритреяда илчеләр билгеләде.
Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган, дип хәбәр итә ТАСС. Ганада Россия вәкиле Серя Бердников булачак. Элегрәк ул РФ Тышкы эшләр министрлыгының кадрлар департаменты директоры урынбасары урынын биләгән иде.
Ганадагы элеккеге илче Дмитрий Сусловны вазифасыннан дәүләт башлыгы башка указ белән азат итте.
Президент шулай ук Эритреядагы илче Азим Ярахмедовны вазифаларыннан азат итте һәм бу вазыйфага Игорь Мозгоны билгеләде. Мозго моңарчы Россия Тышкы эшләр министрлыгының Федерация субъектлары, парламент һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтәләр департаменты директоры урынбасары урынын биләгән.
Комментарийлар