16+

Путин: «Кинжаллы» самолетлар Кара диңгез өстеннән патрульлек итәчәк»

Бу карар янау максатыннан кабул ителмәгән, дип төгәлләде Россия Президенты.

Бу карар янау максатыннан кабул ителмәгән, дип төгәлләде Россия Президенты.

Россиянең Һава-космос көчләренә (ВКС) «Кинжал»комплексы булган самолетлар белән Кара диңгез өстеннән даими патрульлек итә башлау йөкләнә. Тиешле йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин бирде. Дәүләт башлыгы хәзер Пекинда «Бер билбау-бер юл» («Один пояс - один путь») форумы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә катнаша.

— Минем кушуым буенча Россиянең Һава-космос гаскәрләре даими нигездә Кара диңгез өстеннән һава киңлегенең нейтраль зонасында патрульлек итә башлый. Безнең МиГ-31 самолетлары «Кинжал» комплекслары белән коралланган, - диде Путин.

Путин сүзләренчә, әлеге комплекслар мең километрдан артык ераклыкка һәм тугыз мах тизлегенә ия.

Шул ук вакытта президент бу карарның куркыныч туу максатыннан кабул ителмәвен төгәлләде. Ул аңлатканча, Америка Украинадагы низагка ныграк тартыла. Ә хәзер атмосфераны Якын Көнчыгыштагы хәл дә кыздыра, дип белдерде Путин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading