16+

Путин кул куйды: бурычлар өчен йорт хайваннарын алырга ярамый!

Русия Президенты Владимир Путин суд приставларының бурычлар өчен русиялеләрдән йорт хайваннарын, терлекләрне алуны тыя торган законга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин суд приставларының бурычлар өчен русиялеләрдән йорт хайваннарын, терлекләрне алуны тыя торган законга кул куйды.

Сүз эшкуарлык эшчәнлегендә җәлеп ителмәгән хайваннар турында бара. Тиешле документ җомга көнне, 30 апрельдә, Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Төзәтмәләр Русия Гражданлык-процессуаль кодексына кертелде. Анда русиялеләрдән тартып алу тыелган авыл хуҗалыгы терлекләре исемлеге язылган. Аларга токымлы, сөт бирүче һәм эшче терлек, кош-корт, бал кортлары, куяннар һәм боланнар керә. Шулай ук бу терлекләр өчен кирәкле азык, хуҗалык корылмаларын бурыч өчен алу да тыела.
Хәзер исемлекне йорт хайваннары да тулыландырды. Бу хайваннарны һәм аларның хуҗаларын күп тискәре нәтиҗәләрдән азат итәчәк.
Кагыйдә буларак, суд приставлары гражданнарның банк счетларыннан бурычларны тотып кала. Алар буш икән, бурычлы кешеләрнең милкенә: кыйммәтле техника һәм әйберләргә игътибар итәләр.
Әмма йорт хайваннары исәбенә бурычларны түләтү дә соңгы елларда да сирәк күренеш түгел. Мондый алымны коллекторлар куллана, чөнки күп кенә кешеләр өчен йорт хайваны гаилә әгъзасы кебек. Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә хайваннар тиешле караусыз һәлак булырга да мөмкин, дип яза "Кызыл таң"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading