Шәһри Казан

Путин махсус операциядә катнашучыларга ярты елга бер тапкыр, кимендә, 14 көн ял бирергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучыларга һәр ярты ел саен, ким дигәндә, 14 көн ял бирергә кушты. Бу хакта Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

"Россия Оборона Министрлыгы, Росгвардия, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгы хәрби хезмәткәрләргә, махсус званиеләргә ия булган затларга, махсус хәрби операциядә катнашучы иреклелеләргә ярты елга бер тапкырдан да ким булмаган 14 тәүлеклек дәвамлы ял бирүне тәэмин итәргә", - диелә Путин кул куйган документта. Шулай ук юлда үткәрелгән вакыт ял көннәренә кермәячәк. 

Реклама

Бу йөкләмә Президентның 2023 елның 21 февралендәге Федераль Җыенга мөрәҗәгатен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча бирелгән һәм 2023 елның 15 апреленә кадәр үтәлергә тиеш.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: