16+

Путин: «Мәктәпләрдәге туклануны контрольдә тотуга әти-әниләрне дә җәлеп итәргә»

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тотуга әти-әниләрне җәлеп итәргә кирәклеге турында белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә туклану сыйфатын контрольдә тотуга әти-әниләрне җәлеп итәргә кирәклеге турында белдерде.

"Туклану сыйфатын тикшерергә кирәк. Ахыр чиктә, туклану сыйфатын әти-әниләр дә контрольдә тотарга тиеш", - диде ул Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белән очрашу барышында.

Путин ассызыклаганча, "Барысын да санитария шартлары үтәлерлек итеп тиешенчә оештырырга кирәк".
"Ата-аналар комитетлары бу эшне оештыра ала", - дип өстәде президент.

Реклама

Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов РФ президенты Владимир Путинга хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә балаларның туклану сыйфатын контрольдә тотуга ата-аналарны да җәлеп итәчәкләр.
"Без бу теманы бөтенроссия ата-аналар ассоциациясе вәкилләре белән сөйләштек. Балалар туклануын контрольдә тоту өчен ата-аналарны җәлеп итә башладык, чөнки алар иң җаваплы кешеләр. Һәм бу контрольне көчәйтү өстендә эшләүне дәвам итәчәкбез", - диде Кравцов президент сүзләренә җавап итеп.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading