Россия Президенты Владимир Путин COVID-19кә бәйле пандемиянең яңа һөҗүменә әзерләнү өчен ике атна вакыт биргән.
"Без дөньяда ниләр барганын күрәбез. Бу безнең тарафтан әзерләнү өчен бер-ике атна гына булса да вакыт булуы турында сөйли", - дигән дәүләт башлыгы чәршәмбе көнне хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә.
Путин илнең барлык төбәкләрендә коронавирусның яңа дулкынына тиешенчә әзерләнергә кирәк дип саный. "Нәтиҗәле эшләү өчен төрле учреждениеләрне - федераль учреждениеләрне дә, төбәк, җирле, тармак учреждениеләрен дә мобилизацияләү кирәк. Барысы белән дә эшләргә һәм вирусның яңа дулкынына мөмкин кадәр әзер булырга кирәк", - дип ассызыклады президент.
"Бернәрсә дә эшләп булмый торган ачыктан-ачык әйберләр бар - бу кешеләрнең аралашуы, каникуллар чорында чит илгә сәфәрләр, шул исәптән катлаулы эпидемиологик вазгыять, шуңа күрә моңа (РФда ковид белән авыручылар саны артуына) әзер булырга кирәк", - дип аңлатты дәүләт башлыгы. Ул премьер-министр Михаил Мишустинга "якын арада моны Россия Федерациясе төбәкләрендә эшкә алырга" кушты.
Комментарийлар