Тантана Мәскәү Кремлендә узды.
Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин илнең үсешенә зур өлеш керткән Россиянең күренекле гражданнарын бүләкләде.
— «Россия дәүләтчелеген һәм федерализмын ныгытуда, Татарстанның һәм бөтен Россиянең социаль-икътисади үсешендә милләтара татулыкны ныгытуда зур хезмәт һичшиксез Минтимер Шәрип улы Шәймиевнеке – көчле, неординар сәясәтче, гаять акыллы һәм җаваплы кешенеке», - диде Путин.
Ул Татарстанның беренче башлыгын, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде. Бу Россиядә иң югары бүләк.
Фото: Риа Новости
![](https://cdnstatic.rg.ru/uploads/images/2023/05/23/ria_8440196hr_946.jpg)
Комментарийлар