16+

Путин тагын бер мөһим законны имзалады

Ата-анасы билгеле булмаган балалар, туендыручысыннан мәхрүм калган гаиләләр һәм халыкның кайбер башка категорияләре социаль һәм иминият пенсияләрен гариза бирмичә ала башлаячак. Бу хактагы законны бүген Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Түләүләр пенсия белән тәэмин итү өчен җаваплы орган карамагындагы мәгълүмат нигезендә билгеләнәчәк, дип күрсәтелгән Путин имзалаган законда. Пенсияләр түләү турында карар кабул итү өчен биш эш көненнән дә артык вакыт сарыф ителмәячәк.

Граждан иминият дә, социаль пенсия дә алырга хокуклы булса, аңа табышлырак булган түләү билгеләнә.

Реклама

Моннан тыш, «хезмәткә яраксыз гражданнар» төшенчәсе төгәлләштерелде. Шулай итеп, аңа уку тәмамланган елның 1 сентябренә кадәрге чорда төп гомуми яисә урта гомуми белем бирү программалары буенча укуларын тәмамлаган балигъ булмаганнарны керттеләр.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading