Россия президенты Владимир Путин ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның үлеме белән бәйле рәвештә тирән кайгысын уртаклашты. Телеграмма Кремль сайтында бастырылган.
Дәүләт башлыгы Жириновскийның тәҗрибәле сәясәтче, энергияле һәм аралашуга ачык кеше, шулай ук оратор һәм полемист булуын билгеләп үтте.
Президент сүзләренчә, Россия иң борынгы сәяси партияләренең берсенә нигез салучы һәм лидеры Россия парламентаризмы һәм законнарын булдыру һәм үстерү өчен күпне эшләде. Жириновский чын күңелдән иң мөһим гомуммилли бурычларны хәл итүгә өлеш кертергә тырышты, диде Путин.
"Һәм һәрвакыт, теләсә кайсы аудиториядә, иң кискен дискуссияләрдә патриотик позицияне, Россия мәнфәгатьләрен яклады", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Комментарийлар