16+

Путин нигә кәрәзле телефоннан файдаланмый?

Россия Президенты Владимир Путин кәрәзле телефоннан файдаланмавын белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин кәрәзле телефоннан файдаланмавын белдерде.

Бу хакта ул Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышы модераторы Сергей Брилёвның соравына җавап биргәндә әйтте. Журналист дәүләт башлыгыннан кәрәзле телефоннан файдаланамы дип кызыксынды.

"Юк", - дип җавап бирде Путин.

2019 елның гыйнварында Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россия президенты Владимир Путинның ни өчен смартфоны булмавын сөйләде. Аның сүзләренчә, "дәүләт башлыгында смартфон була алмый, чөнки бу күренеш кеше тулысынча үтә күренмәлелеккә ризалаша дигәнне аңлата".

Шул ук вакытта Песков, Путин телефонсыз бик яхшы көн күрә, дип билгеләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading