Соңгы вакытта интернетта зур шау-шу тудырган Резидә Ганиуллинаның клибы тикшерү органнарын да җәлеп иткән.
Җырчының Болгар шәһәрендәге Ак мәчет каршында ярымшәрә кием белән шәрыкъ биюен башкаруында җинаять билгеләре чагылышын күргәннәр.
Тикшерү органнары әлеге "бер гөнаһсыз" клипның Россия Җинаять кодексының 148 нче маддәсе буенча, вөҗдан иреге һәм дин хокукларын бозу очрагына туры килүе хакында белдергән. Тикшерү алды эше кузгатылган. Әгәр җырчы чыннан да гаепле дип табылса, аны алда әйтелгән маддә буенча, 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Әлеге клип социаль челтәрләрдән дә алынган.
Комментарийлар