Ришатның тиз арада савыгуын телибез.
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов хастаханәгә эләккән. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.
"Дуслар, кичә төнлә бик авыр хәлдә скорыйлар алып китте. Хәлем бик мактанырлык түгел. Зарланмыйм, догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булырмын. Шул җитә. Тәтишка янәшәмдә. Телефон аңарда", - дип язган берничә сәгать элек Ришат.
Тәтишка, ягъни Ришатның тормыш иптәше Эльмира исә болай дип язган: "Ришат бер атна чирләде, инде терелә башлаган иде. Ләкин төнлә кинәт хәле начарланды, температурасы күтәрелде, сулый алмый башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Ришатның гомере өчен көрәшәбез. Барлык белгән догаларны укыйк бергә".
Комментарийлар
0
0
Барда яхшы булыр Алла бирсе
0
0
0
0
АЛЛАМ узен сакла,барыбызда догада булачакбыз,тизрэк тазар Матурым, держись,,,
0
0
0
0
Терелегез тизрэк
0
0
0
0
Аллах ярдэменнэн ташламасын, Ришат сине бик яратабыз. Сау сэламэт терелеп, моннарын белэн бик куплэрнен кунелендэ утеп кергэн жырларынны ишетергэ язсын. Сэламэтлек сина, озын гыйбэдэтле гомер насыйп итсен Аллах раббым.
0
0
0
0
Куз генэ тигэн бу балага,исэн-саугына булсын)))
0
0