16+

Роналдиньо Kazan-Arenaның сыйфатын югары бәяләде

Алисә Сабирова Бу ялларда Казан футбол җанатарларына чып-чын бүләк ясады: Татарстан башкаласына Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча килде. Футболның тере легендалары 13-14 май көнне FIFA 2017 Конфедерация Кубогы паркын ачты. Әлеге парк Мәскәү белән Сочи халкын сөендерергә өлгерде инде. Казаннан соң аның киләсе тукталышы - Санкт-Петербург. Роналдиньоны без "Барселона" белән "Милан"...

Роналдиньо Kazan-Arenaның сыйфатын югары бәяләде

Алисә Сабирова Бу ялларда Казан футбол җанатарларына чып-чын бүләк ясады: Татарстан башкаласына Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча килде. Футболның тере легендалары 13-14 май көнне FIFA 2017 Конфедерация Кубогы паркын ачты. Әлеге парк Мәскәү белән Сочи халкын сөендерергә өлгерде инде. Казаннан соң аның киләсе тукталышы - Санкт-Петербург. Роналдиньоны без "Барселона" белән "Милан"...

Алисә Сабирова
Бу ялларда Казан футбол җанатарларына чып-чын бүләк ясады: Татарстан башкаласына Роналдиньо белән Джей-Джей Окоча килде. Футболның тере легендалары 13-14 май көнне FIFA 2017 Конфедерация Кубогы паркын ачты. Әлеге парк Мәскәү белән Сочи халкын сөендерергә өлгерде инде. Казаннан соң аның киләсе тукталышы - Санкт-Петербург.
Роналдиньоны без "Барселона" белән "Милан" командасы уенчысы буларак беләбез. Моңа өстәп ул әле Футбол буенча дөнья чемпионы (2002), Конфедерация Кубогы иясе (2005) һәм FIFA фикеренчә дөньяның иң яхшы футболчысы (2004, 2005). Джей-Джей Окоча исә кайчандыр Нигерия җыелмасының ярымсакчысы булган. Ул Африка милләтләре Кубогы иясе (1994), Олимпия чемпионы (1996).
Чит ил футбол йолдызларыннан тыш паркка Россия җыелмасының элеккеге капитаны, 2018 елда булачак футбол буенча Дөнья Чемпионаты илчесе Алексей Смертин белән Казан "Рубин"ы составында ике тапкыр Россия чемпионы булган Роман Шаронов та килгән иде. Соңгысын җанатарлар парк ачылышының икенче көнендә күрүгә иреште.
Казанның Үзәк стадионы моның кадәр халыкны күргәне юк иде әле. Олысы да, кечесе дә, хәтта әбиләр дә футбол легендаларын үз күзләре белән күрергә, ә бәхет елмайса, алар белән фотога төшәргә дип килгән иде. Паркка керүнең ирекле булуы да кеше агымының күплегенә этәргеч булгандыр.
Кунакларны Казан мэры Илсур Метшин һәм "Голос" тапшыруының финалисты, җырчы Эльмира Кәлимуллина шәһәр белән таныштырды.

-Дөньяның танылган футболчыларын кунак итү безнең өчен зур дәрәҗә. Без бер айдан Конфедерация Кубогын, ә бер елдан футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез. Казан - гаҗәеп зур футбол бәйрәмен үткәрүче шәһәр булуына чиксез шатмын. Мин сезгә, казанлылар, йөрәгегез һәм елмаюларыгыз белән чемпионатның һәм Конфедерация Кубогының иң кунакчыл шәһәре икәнебезне күрсәтергә өндим. Футболга ура! - дип сәламләде чит ил кунакларын һәм шәһәр халкын Илсур Метшин.

Парк ачылышы алдыннан Роналдиньо белән Окоча Казан Кремле буйлап сәяхәт итте һәм "Казан-Арена" стадионында туп тибәргә дә өлгерде.
-Казан матур шәһәр, монда кызлар да бик гүзәл икән. Мине бик җылы каршы алдылар. Кайчан да булса мин Казанда җанатарларым өчен берәр матч үткәрәсем килә, - ди Бразилия уенчысы. Сәхнәгә ул 2005 елда үз командасы белән откан Конфедерация Кубогын тотып чыккан иде.
Конфедерация Кубогында Роналдиньо бер команда өчен дә җан атмаячакмын, ди.
-Беркем өчен дә җан атмыйм, ләкин мин яхшы, онытылмас уен көтәм. Дөньяның иң яхшы уенчылары Месси белән Роналду дип уйлыйм, хәзерге вакытта алар башкалардан бер башка өстен. Миңа Неймар чыгышы да ошый. Үсүен дәвам итсә, ул иң яхшылар рәтендә булачак, - ди Роналдиньо.
Бу вакытта җанатарлар өзелеп-өзелеп футболчылардан автограф сорый иде. Илсур Метшин исә нәни җанатарлар автограф өчен сузган фотоларны Роналдиньо, Окоча һәм Смертинга тапшырып барды. Шәһәр меры кулыннан футбол йолдызларының имзасын алган малайларның башлары шунда ук күккә тиде.

- Казанда булу минем өчен зур дәрәҗә. Мин дә Роналдиньо кебек Конфедерация Кубогында катнаштым. Кызганыч, иң зур бүләкне оту безгә насыйп булмады. Ләкин анда катнашу тәҗрибәсе искиткеч иде. Конфедерация Кубогында ярышкан һәр команда инде үз иленең чемпионы. Быел Кубокны кем алуга карамастан ул, һичшиксез, моңа лаеклы, - диде Джей-Джей Окоча.
Паркта тәкъдим ителгән аттракционнар да тик тормады. Аларда үз көчен сынап караганнарга купонга махсус тамга ябыштырдылар. Ул купонны соңыннан төрле истәлекле бүләкләргә алыштырып була иде. Иң зур бүләк - Конфедерация Кубогына бушлай билет булды.
Роналдиньо белән Окочадан соң иң зур чират чемпионат символы булган «Забивака» атлы бүрегә сузылды. Футбол йолдызларыннан аермалы буларак, аның тән сакчылары юк. Шуңа да җанатарлар аның белән рәхәтләнеп фотога төште, кочаклашты, "бишне биреп" күреште. «Робокипер» исемле капкачы-робот та паркка килүчеләрнең яраткан уены иде. Биредә ничек тә роботны алдалап капкага туп кертергә кирәк. Ни кызганыч, роботны ирләр җиңә алмады, ә билдән түбән малай-шалайлар рәхәтләнеп туп кертте. Аларга карагач, Россиянең футбол киләчәгенә өмет бар икән әле дисең.

Исегезгә төшерәбез, Конфедерация Кубогы матчлары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә узачак. Казанда 18 июньдә Португалия - Мексика, 22 июньдә Германия - Чили, 24 июндә Мексика - Россия уеннары булачак. 28 июнь көнне без ярымфинал матчын кабул итәчәкбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading