16+

Роспотребнадзор: Татарстанда чикләүләрне бетерергә әле иртәрәк

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Узган тәүлектә Татарстанда СОVID-19 йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Республикада ковид белән авырганнарның гомуми саны 18 029 га җитте. Авыруларның арту темпы 0,3% саклана, авыручыларның кимүе күзәтелә. 100 мең кешегә авыручылар саны 462 очрак тәшкил итә, дип билгеләп үтте Патяшина.

Изоляциядә COVID-19 авырулы һәм яңа коронавирус инфекциясенә шикле 5 348 кеше медицина күзәтүе астында тора. Татарстанда тәүлек эчендә 7,8 мең тикшеренү уздырганнар, барлыгы - 1 910 296 тест.

Барлыгы 14 585 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 10 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. Вакцинацияне 81 753 кеше узган, шуларның 13 742 се икенче доза алган.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, шактый предприятие хезмәткәрләрен коронавирустан вакцинацияләү уздыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
"Заявкалар даими нигездә килә. Бездә барлык поликлиникалар мобиль суыткычлар белән комплектланган, шуңа күрә вакцинациянең мобиль пунктларын оештыру бернинди проблема да тудырмый. Бу шактый катлаулы эш, тик ул бик тыныч алып барыла. Коронавируска каршы торучанлык, профилактика турында уйлаган предприятие җитәкчеләре зур активлык күрсәтә, үз хезмәткәрләрен дә моңа агитациялиләр, бу чыннан да үз нәтиҗәләрен бирә ", - дип билгеләде Жаворонков.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина белдергәнчә, беренче чиратта 60 яшьтән өлкәнрәк затларга коронавирустан вакцина ясатырга кирәк.

«Хезмәт коллективларында вакцина кадатуны оештыру бик күркәм гамәл. Әмма бездә өйләребездә көтеп торучы өлкән яшьтәге якыннарыбыз да бар бит. Аларны вакцинациягә күндерергә кирәк, алар үз терапевты янына килсеннәр һәм бу хакта белешсеннәр иде ", - диде Патяшина.
Жаворонков, үз чиратында, шулай ук өлкән яшьтәгеләрне йоктырудан саклау өчен яшьләргә вакцина кадатырга киңәш итте.

Март бәйрәмнәре тәмамланганчы, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсе Татарстанда каралмый. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.
"Без март бәйрәмнәре чорында бернинди чикләүләрне дә бетермәү ягында, шуңа күрә бу темага март бәйрәмнәреннән соң әйләнеп кайтачакбыз", - диде ул матбугат конференциясендә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading