16+

Роспотребнадзор: Татарстанда коронавирусның «омикрон» штаммасы юк

Яңа штамм ковидның күп санлы яңа мутацияләреннән аерылып тора.

Яңа штамм ковидның күп санлы яңа мутацияләреннән аерылып тора.

Татарстанда коронавирусның «омикрон» дип аталган яңа штаммасы белән авыру очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Африканың көньягында (Көньяк Африка, Ботсвана) беренче тапкыр ачыкланган коронавирусның «омикрон» яңа варианты дөньяда ыгы-зыгы уятты: галимнәр аны COVID-19ның иң агрессив штаммы дип билгеләделәр. Омикрон алдагы вариантлардан күп санлы яңа мутацияләр белән аерылып тора.
"Омикрон" коронавирус штаммасының төп симптомнары -югары температура, хәлсезлек, баш авыртуы, йөткерү һәм аппетитның кимүе. Балаларның тәннәрендә кызамык сыман тимгелләр да чыгарга мөмкин.

Элегрәк Россия президенты Владимир Путин хөкүмәткә коронавирусның омикрон-штаммына каршы көрәшү планын әзерләргә йөкләгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading