16+

Россиядә ел башыннан 146 теракт булдырылмый калган

2023 ел башыннан Россиядә 228 террорчылык җинаяте булдырылмый калган.

2023 ел башыннан Россиядә 228 террорчылык җинаяте булдырылмый калган.

Шуларның 146сы — терактлар, дип хәбәр итте Милли террорчылыкка каршы комитет рәисе, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников.

73 яшерен оешма һәм 180дән артык оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлеге туктатылган, 146 яшерен корал остаханәсе юкка чыгарылган, дип хәбәр итә ТАСС.

Терроризмны һәм украин Кораллы формированиеләрен акча белән тәэмин итүгә катнашы булган 4 меңнән артык кешенең гомуми суммасы 110 млн сумнан артык акчалары сакланган счетлары ябылган. Интернеттан 15,5 меңнән артык террорчылык материаллары бетерелгән.

Октябрьдә Татарстанда хокук саклау органнары Куйбышев тимер юлында җиһазларны яндыруда шикләнелгән өч яшь ир-атны тоткарлады. Сораштыру вакытында Telegram мессенджерында алар белән элемтәгә кергән кешенең кушуы буенча әлеге терактны оештыруларын сөйләгәннәр..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading