16+

Россиядә ялган акча күпме?

2023 елда ялган Россия банкнотлары һәм тәңкәләре саны кимегән.

2023 елда ялган Россия банкнотлары һәм тәңкәләре саны кимегән.

2023 елда ялган Россия банкнотлары һәм тәңкәләре саны ике тапкыр диярлек кимегән һәм якынча 12,4 мең данә тәшкил иткән.

Әйләнештәге һәр миллион банкнотка нибары ике ялган банкнота туры килә (2022 елда ул сан дүрт булган).

Чит илләрнең ялган купюралары саны да узган ел белән чагыштырганда 373 данәгә кимегән, 1,4 меңгә якын тәшкил иткән.

Хисап чорында 2 284 ялган биш меңлек банкнота, 1000 сумлык 570 ялган банкнота, 140 ялган ике меңлек банкнота ачыкланган. Иң азы 10 сумлык ялган банкнотлар ачыкланган.

Россия Милли банкыннан хәбәр итүләренчә, чын акчаны ялганыннан махсус аппаратурасыз да аерырга мөмкин. Чынында акча номиналын күрсәтүче саклагыч җеп, капшап та беленә торган «Билет Банка России» язуы, “РР” дип язылган су билгеләре бар.

Кулыгызга чынлыгы шикле булган банкнота килеп эләксә, кибеттә, яки башка җирдә аның белән түләп котылырга ашыкмагыз. Җинаять эше фигуранты булып китүегез бар. Шикле купюраны банк бүлекчәсенә илтеп тапшыруыгыз хәерлерәк. Ул очракта Сезгә аны һич хәвефсез чын акчага алыштырып бирәчәкләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading