16+

Россиягә читтән йомырканың беренче партиясе кайтарылды. Кайсы илдән?

Россиягә Төркиядән йомырканың беренче партиясе кертелгән. Бу хакта Россельхознадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиягә Төркиядән йомырканың беренче партиясе кертелгән. Бу хакта Россельхознадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

- 3 гыйнварда «Яраг-Казмаляр» үткәрү пункты аша Төркиядән, Россия территориясендә алга таба сату өчен, 19,36 тонна (316 800 данә) азык — төлек йомыркасының беренче партиясе кертелде, - диелә хәбәрдә.

29 декабрьдә Россельхознадзор алты төрек предприятиесеннән инкубацион йомырка җибәрүне ачты. Төркия ягы үз продукциясенең Россия һәм Европа ветеринария-санитар таләпләренә туры килүе турында гарантияләр бирде.

Төркиядән тыш, Россиягә йомыркаларны Әзербайҗан да җибәрә. Әзербайҗан йомыркаларының беренче партиясе илгә 19 декабрьдә 612 мең йомырка күләмендә китерелгән.. 2 көннән соң Россиягә 18 тонна (306 мең данә) йомырка кертелгән. Өченче партия шул ук күләмдә 25 декабрьдә кайтартылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading