16+

Россия хөкүмәте гаиләләргә ярдәм әзерли?

Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләргә тагын 21 миллиард сум акча бүлеп бирәчәкләр.

Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләргә тагын 21 миллиард сум акча бүлеп бирәчәкләр.

Россия хакимияте өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә түләүләр өчен өстәмә 21 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте.

"Бүген хөкүмәт утырышы көн тәртибендә өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе. Президент Владимир Путин инициативасы буенча аларга һәр балага айлык пособие бирелә. Мондый түләүләргә 21 миллиард сумнан артык акча җибәрәбез", - диде Мишустин хөкүмәт утырышында.

Премьер аңлатканча, бу агымдагы елда РФ төбәкләре өчен бүлеп бирелгән 254 миллиард сумга өстәмә акчалар. Ул билгеләп үткәнчә, мондый адреслы ярдәм ата-аналар өчен мөһим, аның күләме конкрет гаиләдәге финанс вәзгыятенә бәйле. "Алга таба да кешеләрнең үзләренә тиешле акчаларны  тоткарлыксыз алуын игътибар белән күзәтегез", - дип ассызыклады Мишустин.

Тагын укырга: Хөкүмәттән сөенечле хәбәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading