Россия көнендә Казан Кремлендә “Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары чыгыш ясаячак
12 июньдә Россия көне уңаеннан Казан Кремле территориясендә “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концерты узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

12 июньдә Россия көне уңаеннан Казан Кремле территориясендә “Созвездие-Йолдызлык” Татарстан эстрада сәнгате ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең зур концерты узачак.
Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары өчен 350-дән артык яшь артист чыгыш ясаячак, алар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәк.
Концерт “Азаль” халык вокаль ансамбле һәм “Татарстан” бию ансамбле чыгышлары белән ачыла, соңрак тамашачыларны “Фристайл” студиясе, “Паприка” ансамбле, “Кама йолдызчыклары” коллективы, “Версия” дуэты, “Шарм”, “Дорога из города”, “Орфей”, “Ал чәчәк”, “Изумрудный город” бию коллективлары һәм башкалар сөендерәчәк.
“Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары һәм җиңүчеләре өч сәгать дәвамында тамашачылар өчен дәртле эстрада номерлары һәм композицияләр башкарачак. Чара фестиваль гимны – “Кояш дискотекасы” җыры белән тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” зур фестиваль хәрәкәте ел саен Татарстан Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Концерт 14:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
Комментарийлар