Төркия инфекционистлары ассоциациясе президенты Мехмет Джейхан ил чикләрен Россия туристлары өчен ачканга үкенгән. Аның сүзләренчә, шуның аркасында эпидемиологик вазгыять начарая, дип белдергән ул "Gazete Oxygen"га интервьюсында.
Белгеч, вирусның «дельта»-штаммы варианты тарала бара, ди. Бер тәүлеккә биш мең авыру очрагы теркәлү – начар күрсәткеч. Аның әйтүенчә, «Дельта» штаммы авыру эләктерү моделен да үзгәртә. Элек бер авыру кеше вирусны уртача 2,5 кешегә йоктырса, хәзер бу сан 4 кешегә кадәр арткан.
Инфекционист фикеренчә, «Дельта»-штаммын беренче чиратта Россия туристлары тарата. Бу ил туристларын Төркиягә җибәрүне соравыбыз зур хата булды, дигән ул. Ил чиген ачкан вакытта Россия Һиндстан штаммы киң таралган илләр исемлегендә булган.
Комментарийлар