AY.4.2 штаммы ковидның иң куркыныч төре дип санала.
Россиядә коронавирусның яңа AY.4.2 штаммы белән авыручылар ачыкланган. Пандемия башланганнан алып, ул коронавирусның иң куркынычы булырга мөмкин, дип яза ТАСС.
Шул көннәрдә генә Бөекбританиядә Һиндстан штаммы “Дельта”ның яңа төре — AY.4.2 штаммы зур тизлек белән таралуы билгеле булды. Галимнәр аны 10-15 процентка көчлерәк дип саный.
0
Комментарийлар