Һава температурасы нормадан югары булачак.
Россиянең Европа өлешендә һава температурасы нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Моннан тыш явым-төшемнәр дә көтелә. Яңгыр явуы да ихтимал, дип фаразлаган РФ Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд.
Аның сүзләренчә, Россиянең Европа өлешенә циклон якынлаша. Дүшәмбедән алып атна азагына кадәр һава температурасы нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Төнлә температура 1...-6 градус, көндез 0 градус, кайбер көннәрдә 3 градуска кадәр җылы булачак, дип яза "РИА Новости".
Комментарийлар