16+

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсына гаризалар кабул ителә

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Татарстан өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уздырыла.

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Татарстан өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уздырыла.

«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы РФ Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә.

Хезмәт базарын үстерү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, хезмәткәрләргә үз эшчәнлеге барышында сәламәтлекне саклау, социаль партнерлык принципларын тарату һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, инвалидларның мәшгульлегенә ярдәм итү – болар барысы да бүген дәүләтнең социаль сәясәтенең өстенлекле бурычлары булып тора.

Быел конкурс 15 номинация буенча үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен актив корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер булган оешмалар чакырыла.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән безнең сайтта танышырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 2022 елның 20 сентябренә кадәр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 557-21-23, 557-21-14, 557-21-15.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading