16+

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика Ватанны саклауга, Россия дәүләтчелеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә

Бүген Россиядә зур дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Бүген Россиядә зур дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Татарстан Ватанны саклауга, Россия дәүләтчелеген, илнең суверенитетын һәм бердәмлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулык үрнәге булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бүген Россиядә зур дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. "Аның хәзерге вакытта Россиягә басым арту шартларында әһәмияте аеруча актуаль. Махсус хәрби операция кысаларында төрле милләт һәм диндәге хәрби  хезмәткәрләр иңгә-иң куеп, безнең уртак Ватаныбызны яклыйлар. Дуслыкта һәм татулыкта яшәүче 190нан артык милләттән торган бөтен ил үз геройларына ярдәм итә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук киләсе атна башында, 6 ноябрьдә, республикада Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелүен дә әйтте. "Төп закон республиканың күп милләтле халкының ихтыярын, ил өчен борылыш чорында тотрыклылыкны саклауга омтылышын чагылдыра. Бүген Конституция Татарстанның алга таба уңышлы социаль-икътисадый үсешенең нигезе, кеше һәм граждан хокукларын яклау, милләтара һәм конфессияара татулык гаранты булып тора».,- дип өстәде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading